Көзгә багышланган әдәби уен программасы (6+)
31 октябрь көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп яны лагерена йөрүче балаларны көзгә багышланган әдәби-уен программасына чакырды. Балалар бик теләп төрле уен һәм бәйгеләрдә актив катнашты: «Көзге ассорти» бәйгесендә алар һава торышына, көз билгеләренә, уңыш җыюга һ.б.ларга багышланган табышмаклар чиште; «Ватылган сүзләр» уенында алар Белмәмешнең хатында яшеренгән яшелчә һәм җиләк-җимешләр исемнәрен ачыкларга тиеш булды; «Көзге әкиятләр» интерактив викторинасында яшь белгечләр укылган өзек һәм рәсем буенча әкиятләрне таныды; «Көзге рәссам» бәйгесендә, кәгазь битендә саннарны кушып, анда нинди җәнлек сурәтләнгәнен белде һәм аның кышка ничек әзерләнүе турында сорауга җавап бирде. Шулай ук «Очты-очты кошлар», «Күңелле бакчачы» уеннарында һәм «Читән», «Шифрлаучы» бәйгеләрендә бик актив катнашып, барлык сынауларны җиңеп чыктылар. Чараның барлык катнашучылары активлыклары, кызыксынучанлыклары һәм яңа белемнәргә омтылулары өчен татлы призлар белән бүләкләнде. |